news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Зенит” волейболчылары регуляр этапның соңгы уенында җиңделәр

Чирекфиналда “Зенит” Уфаның “Урал” командасы белән очрашачак.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 23 март көнне Казанда “Зенит” волейбол командасы быелгы сезонның Россия чемпионатының регуляр уеннар этабын төгәлләде. Әлеге уенда “Зенит” Ленинград өлкәсенең “Динамо-ЛО” командасын җиңде. Уен Волейбол үзәгендә узды.

“Зенит” Россиянең чемпионатының регуляр этабын турнир таблицада беренче урында урнашып тәмамлый.

Беренче сетта “Зенит” отты: 1-0 (25:14).

Икенче сетта “Динамо-ЛО” волейболчылары 3 очкога калышып җиңелделәр: 2-0 (25:22).

Өченче сетта “Зенит” командасы өстенлекне алды һәм әлеге уенда җиңүгә иреште: 3-0 (25:18).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Лоран Алекно, Вадим Лихошерстов, Алексей Спиридонов, Андрей Сурмачевский, Алексей Кононов, Никита Алексеев, Валентин Кротков, Алексей Вербов.

Киләсе уенны “Зенит” Казанда Волейбол үзәгендә Уфаның “Урал” командасына каршы үткәрәчәк. Әлеге уен белән командалар Россия чемпионатының чирекфинал этабын башлап җибәрәчәк. “Зенит” – “Урал” матчы 29 март 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100