news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанның "Зенит" волейбол командасының рекордлы җиңүләр сериясе өзелде

Владимир Алекно шәкертләре Санкт-Петербургта "адашлары"на оттырды.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Казанның “Зенит” волейбол командасы Россия чемпионатының 13 нче турында Санкт-Петербургта җирле “Зенит” командасына оттырды.

Шулай итеп, Казан клубының Россия чемпионатындагы рекордлы сериясе – 64 матч рәттән уңышлы чыгышы, төгәл ике елдан соң өзелде.

Санкт-Петербургта узган бүгенге уен хуҗалар файдасына 3-1 (22:25, 25:19, 25:23, 25:23) исәбенә төгәлләнде.

Соңгы тапкыр “Зенит” волейболчылары Россия чемпионатында 2015 елның 22 ноябрендә Сургутның “Газпром-Югра” командасына оттырган иде (2:3).

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100