news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Зенит” волейбол командасы Россия Кубогы финалында уйнаячак

Финалга чыгу өчен Татарстан башкаласы волейболчылары Сургутта Мәскәүнең “Динамо”сын, 0:3 исәбе белән җиңде.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") “Зенит-Казан” ирләр волейбол клубы Россия Кубогы ярым финалында Мәскәү “Динамо”сына каршы уйнады һәм 0:3 исәбе белән җиңү яулады, дип хәбәр итә Казан командасы матбугат хезмәте.

Кубок ярым финалында көндәшләр өченче тапкыр очрашты: алдагы матчлар да казанлылар файдасына тәмамланган иде (2014 елда 3:0, 2015 елда 3:2).

Бу сезонда командалар чемпионатның беренче турында очрашкан иде. Ул чакта да “Зенит” бик җиңел генә 3:0 исәбе белән җиңде. 
 
Кичә ярым финал кысаларында, Белгородның “Белогорье”сы белән Новосибирскиның “Локомотив”ы да очрашкан иде, анда 3:1 исәбе белән Новосибирск командасы җиңде. 17 декабрьдә Казан “Зенит”ы “Локомотив” белән уйный.

Россия Кубогы. Ярым финал.

“Динамо” (Мәскәү) – Зенит (Казан) – 0:3 (18:25, 28:30, 23:25)
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100