news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Зенит” волейбол командасы меңенче уенында җиңде

Казан волейболчылары уенда 3-0 исәбе белән өстенлекне алды.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда “Зенит” волейбол командасы, меңенче уенында җиңеп, җанатарларына бәйрәм ясады. Казанның “Зенит”ы Белгород шәһәренең “Белогорье” командасына каршы уйнады.

“Зенит” 18 ел ечендә 1000 уенда катнашырга өлгергән. Беренче тапкыр Казанның волейбол командасы “Динамо” исеме белән 2000нче елны чыгыш ясый. Бары тик 2008нче елны гына команда исеме “Зенит”ка үзгәртелә.

Өч партиядә дә өстенлекне Казанның “Зенит” волейбол командасы алды.

Беренче партия: 1-0 (25:17).
Икенче партия: 2-0 (25:21).
Өченче партия: 3-0 (25:20).

Старт составы: Андерсон, Михайлов, Вольвич, Лихошерстов, Алекно, Нгапет, Вербов, Кротков.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot