news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Зенит” волейбол командасы евросезонны җиңү белән башлады

"Зенит" волейболчылары "Франкфурт" командасын 3:0 исәбе белән отты.

Казанның “Зенит” волейбол командасы евросезонны җиңү белән башлады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда “Зенит” волейбол командасы евросезонны җиңү белән ачып җибәрде. Евросезонның Чемпионнар лигасында "Зенит" беренче тапкыр Германиянең "Франкфурт" командасына каршы уйнады һәм көндәшләрен 3:0 хисабы белән җиңде.

Чемпионнар лигасында Европаның алдынгы командалары катнаша.

Уенның өч сетында да (партиясендә) өстенлекне Казанның “Зенит” волейбол командасы алды.

Беренче сет: 1-0 (25:18).
Икенче сет: 2-0 (25:17).
Өченче сет: 3-0 (25:13).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Вадим Лихошерстов, Алексей Самойленко, Лоран Алекно, Андрей Сурмачевский, Алексей Вербов, Валентин Кротков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100