news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның "Зенит" командасы "Пьяченца" командасын җиңде һәм Чемпионнар лигасының "алтылык раундында" уйнаячак

Очрашу нәтиҗәсе тай-брейкта билгеләнде

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Алсу Сафина). Казанның "Зенит" командасы үз мәйданында Италиянең "Пьяченца" клубы белән Чемпионнар лигасы "12лек раунды"ның җавап матчын үткәрде. 3:2 исәбе белән мәйдан хуҗалары өстен чыкты. Матч җиңүчесе тай-бректа билгеле булды.

Казан клубы Чемпионнар лигасы плей-оффында көрәшен дәвам итә һәм "алтылык раунд"ында Төркиянең "Халькбанк" командасы белән очрашачак. Искәртеп узабыз, зенитлылырга чираттагы раундка узу өчен кичәге матчта ике партиядә оту да җитә иде.

«Зенит» (Казан) – «Пьяченца» (Италия) – 3:2 (25:13; 24:26; 25:14; 30:32; 15:10).  

news_right_1
news_right_2
news_bot