news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Зенит” командасы “Пьяченца” белән очраша

«Пьяченца» алты матчның дүртесендә җиңеп, “А” төркемендә икенче урыннан плей-оффка чыкты

  (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Италиядә Чемпионнар лигасының “уникенче раунд” ында беренче матчта Казанның «Зенит» командасы «Пьяченца» белән уйный.
«Пьяченца» алты матчның дүртесендә җиңеп, “А” төркемендә икенче урыннан плей-оффка чыкты. Италиялеләр старт турларында тай-бректа Румыниянең “Томис” һәм Бельгиянең “Кнак” командаларына оттырган иде.
Узган елның февралендә көндәшләр Чемпионнар лигасының “алтынчы раунды” нда очрашты. Ул вакытта казанлылар кунакта һәм үз мәйданчыкларында да 3:0 исәбе белән җиңүгә ирешкән иде, дип хәбәр итә Казан волейбол клубы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100