Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Залесный бистәсендә төзелеп килүче «Әхмәдзәки» мәчетенә ярымай куелды
Яңа дин йорты берьюлы ике торак массивта яшәүчеләрне үзенә тартып тору үзәге булачак.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Казанның Киров районында Залесный бистәсендә һәм «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен төзелә торган «Әхмәдзәки» мәчете манарасына алтынланган ай куелды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына төзелеш эшләре шаһиты хәбәр итте.
Башта төзүчеләр автокран ярдәмендә гыйбадәтханәнең бер гөмбәзенә ярымай урнаштырдылар, аннары ислам символын манарага куйдылар. Аннан икенче гөмбәзгә ярымай куелды.
Залесный бистәсендә мәчет 2019 елның февралендә дин тотучылар акчасына төзелә башлады. Гыйбадәтханәгә нигез салу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-хатыйблары катнашты.
Мәчет исемне 1970-1990 елларда Казанда бердәнбер эшләп килгән «Мәрҗани» мәчете имамы булып торган танылган дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин хөрмәтенә ала. Совет чорының катлаулылыгы һәм каршылыгы булуга карамастан, дин әһеле халыкны иманга, хакыйкатькә һәм әхлаклылыкка чакырды.
«Әхмәдзәки» мәчетенең гыйбадәт залы 400 дин тотучыга исәпләнгән. Гыйбадәтханә каршында Ислам нигезләрен өйрәтәчәк мәдрәсә ачылыр, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрелер, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз