Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Залесный бистәсендә мэр Илсур Метшин катнашында “Гөрләвек” дигән яңа балалар бакчасы ачылды
Соңгы 4,5 елда башкалада 88 яңа балалар бакчасы ачылган
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Казанның Киров районындагы Залесный бистәсендә “Гөрләвек” дип исемләнгән яңа балалар бакчасы ачылды.
82 нче номерлы балалар бакчасы ачылышы белән балаларны, аларның әти-әниләрен һәм педагогик коллективны Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, шулай ук “ГрэйтСтрой” ҖЧҖ подрядчы компаниясенең генераль директоры Владимир Никишов котладылар, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.
Гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрдан артык булган балалар бакчасы территориясендә зур спорт-уен мәйданчыгы төзелгән, ә балалар бакчасы үзе 4,2 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданны алып тора. 220 балага үз ишекләрен ачкан “Гөрләвек” балалар бакчасында музыка һәм спорт заллары, методик кабинет, медицина блогы, татар һәм инглиз телләрен өйрәнү өчен кабинетлар бар.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең җитәкчесе Раушания Галимҗанова сүзләренә караганда, конструкцияләү, модельләштерү һәм тикшеренү эшләрендә катнашу нигезләрен өйрәнү ярдәмендә балаларны интеллектуаль яктан үстерү – балалар бакчасының өстенлек юнәлешләренең берсе булып тора. Интеллектуаль дәресләрдән кала, балалар бакчасында “Яшь рәссам” түгәрәген, “Талант” театраль студиясен, “Мин инглиз телен өйрәнәм” телләр өйрәнү студиясен, “Гөрләвек” хореографик студиясен һәм “Спортикус” спорт түгәрәген ачу планлаштырыла. Килгән кунаклар каршында балалар үзләренең җыр, бию, шигырь сөйләү кебек сәләтләрен күрсәттеләр.
Әлеге көтеп алынган бәйрәм белән барлык җыелган кунакларны Казан мэры Илсур Метшин котлады. “Яңа кояшлы көнне шушындый шатлыклы вакыйгадан башлау үзе рәхәт. Балалар һәм аларның бәхетле киләчәге – тормышның мәгънәсе ”, - дип билгеләп үтте ул.
Казан мэры 4,5 ел эчендә “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын тормышка ашыру кысаларында башкалада 88 яңа балалар бакчасы ачылганлыгын ассызыклап үтте, әлеге мөмкинлек өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Аерым рәхмәт сүзләрен шәһәр җитәкчесе төзүчеләр адресына юллады, шулай ук Илсур Метшин коллективның профессиональлеген билгеләп үтте, алар педагогик коллективка яңа көч һәм илһам бирер дигән өметен җиткерде.
Ачылыш хөрмәтенә Илсур Метшин балалар бакчасына спорт кирәк-яраклары алыр өчен сертификат һәм сабыйларга торт тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз