news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Үзәк стадионында «Рубин» бүген «Урал» белән очраша

Уенда 32 яшьлек Кирилл Левников җитәкчелегендә арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтә.

 (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген 19 сәгать 30 минутта «Рубин» өй матчында РФПЛның 6нчы турында «Урал» белән очраша. Хуҗалар традицион куе көрән төстәге, кунаклар исә ак төстәге формадан булачак, дип хәбәр итә Чемпионат комитеты.

Очрашуда 32 яшьлек Кирилл Левников җитәкчелегендә арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтә. Ассистент хөкемдарлар – Владислав Назаров (Невинномысск), Егор Болховитин (Ленинград өлкәсе), инспектор – Андрей Бутенко (Мәскәү), дип хәбәр итә «Рубин» ФК матбугат хезмәте.

Уенны туры эфирда «Наш футбол» каналы күрсәтәчәк (трансляция 19 сәгать 15 минутта башлана). Уенны язмада «ТНВ-Татарстан» каналында карарга мөмкин (трансляция 20 сәгать 30 минутта башлана).

news_right_1
news_right_2
news_bot