news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Үзәк” һәм “Көньяк” автовокзаллары көндәлек график буенча эшли

Дөрес, “Үзәк” автовокзалы автойөртүчеләренә Казандагы бөкеләр комачаулый

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казанның “Үзәк” һәм “Көньяк” автовокзаллары көндәлек график буенча эшли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә автовокзалның диспетчерлык хезмәтендә белдерделәр.
“Үзәк” автовокзалының директоры Андрей Хоткин сүзләренчә, бүген буран булуга карамастан, Татарстан юллары хәрәкәт өчен ачык. Моның шулай булуын ул ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән телефон аша элемтәгә кереп белде. Россия төбәкләреннән автобуслар расписание буенча килә. Хәзерге вакытта автобусларның берсе Казанга Чиләбедән пассажирлар алып килде.
“Көньяк” автовокзалының диспетчерлык хезмәтендә бүген расписание буенча эшләүләрен белдерделәр. Дөрес, автойөртүчеләр Казандагы транспорт бөкеләреннән кыенлыклар кичерүен белдерә, шуңа да автобуслар автовокзалга берникадәр соңарып килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100