news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның үзәк чыршысы Меңьеллык мәйданында 30 декабрьдә ачылачак

31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр шәһәрдәге чыршы мәйданчыклары янында җәмәгать бәдрәфләре төнге сәгать 2гә кадәр эшләячәк.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Казанның Үзәк чыршысы Меңьеллык мәйданында 30 декабрьдә ачылачак һәм 15 гыйнварга кадәр эшләячәк. “Әкият” Татар дәүләт курчак театры янындагы Боз шәһәрчеге ачылышы 29 декабрьгә билгеләнгән. Бу хакта бүген Казан хакимиятендә узган эшлекле дүшәмбе җыелышында хәбәр ителде.

Шәһәрдәге җәмәгать бәдрәфләре бәйрәм ялларында - 9.00-22.00 сәгатьләрдә, ә Яңа ел чыршылары урнаштырылган мәйданчыклар янындагы бәдрәфләр 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр төнге сәгать 2гә кадәр, ә башка көннәрдә 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot