Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның "Юность" мәдәният үзәгендә “Яшь йөрәкләр” җыр авторлары фестивале була
Фестивальнең сайлап алу туры - 2020 елның 30 гыйнварына кадәр.
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Казанның "Юность" мәдәният үзәгендә "Яшь йөрәкләр" милли үзешчән җыр авторларының II фестивале була. Бу хакта продюсер Җәүдәт Гыйльманов хәбәр итте.
Фестиваль татар телендә үткәрелә. Конкурсның төп максатлары - тамашачының заманча ихтыяҗларына җавап бирә торган эстрада әсәрләрен эзләү; иҗади үсеш мохитен булдыру, фестивальдә катнашучылар тәҗрибәсе белән уртаклашу тора.
Фестиваль ике турдан тора. I тур – дистанцион турда авторлар үз әсәрләрен җибәрә. Оештыру комитеты материалны тыңлый. II тур - беренче тур нәтиҗәләреннән сайлап алынган әсәрләр буенча үткәрелә.
Фестивальнең беренче көнендә жюри әсәрләрне тыңлый. Икенче көнне лауреатларның Гала концерты була. Катнашучылар теләге буенча түләүле медиастудия хезмәтләре күрсәтелә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: иң яхшы башкаручы, туган як турындагы җыр, иң яхшы лирика, әни йөрәге, балалар җыры, юмор, пародия, котлау җыры, патриотик җыр, кино һәм театр музыкасы, иң яхшы җыр тексты.
Фестивальнең сайлап алу туры 2020 елның 30 гыйнварына кадәр булачак. Гала-концерт 2020 елның март-апрель айларында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз