Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның “Юность” Мәдәният йортында үзенчәлекле балалар белән эшләүче клуб ачыла
Ачылу тантанасы “ДоброТы” бәйрәме белән үрелеп барачак
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). 11 апрель көнне сәгать 11 дә “Юность” Мәдәният йортында (Казан, Химиклар урамы, 11 нче йорт) үзенчәлекле (физик мөмкинлекләре чикләнгән, ятим һәм катлаулы тормыш шартларында калган) балалар өчен үсеш алу клубы ачылачак. Клуб ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә кертелә.
Ачылу тантанасы “ДоброТы” бәйрәме белән үрелеп барачак, анда концерт һәм балалар өчен күңел ачу уеннары каралган. Мәдәни программада “Юность”та шөгыльләнүче иҗат коллективы һәм “Цветок Индиго” белем бирү үзәгендә шөгыльләнүчеләр, чакырылган кунаклар чыгыш ясавы көтелә.
“Юность”та эшли башлаячак яңа клуб “Цветок Индиго” белем бирү үзәге базасында эшләячәк. Үзәк балаларга иҗат аша белем бирүне максат итеп куя. Аның директоры Аида Низаметдинова сүзләренчә, үзенчәлекле балаларны тәрбияләүдә клубта комплекслы методика файдаланылачак һәм балаларга әйләнә-тирәлеккә яраклашу, аның бер өлешенә әйләнү өчен ярдәм күрсәтеләчәк.
Клубта шөгыльләнү — бушлай, диелә оештыручылар хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз