news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Юность” мәдәният йортында “Туган телем – Тукай теле” Россиякүләм фестивале уза

Фестиваль “Юность” мәдәният сараенда 21-22 апрель көннәрендә үткәреләчәк.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның “Юность” мәдәният йорты быел яңадан “Туган телем – Тукай теле” Россиякүләм бәйгесе үткәрәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га мәдәният йорты җитәкчесе урынбасары Азат Фазылҗанов хәбәр итте.

“Бәйгене берничә ел рәттән уздырабыз. Ул - аерым бер район, шәһәр яки республика күләмендә генә түгел, бөтен Россия буенча ачык бәйге. Узган ел анда 700 кеше катнашты”, – диде ул. Бәйгенең максаты - туган телне, традицияләрне, мәдәни байлыкларны саклау, халык сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү; яшьләрне татар шигъриятенә, татар мәдәниятенә тарту; Габдулла Тукай тормышы һшм иҗаты үрнәгендә үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү; Тукайның танылмаган әсәрләрен яңгырату; талантлы балаларны ачыклау, ди оештыручылар.

“Бәйгедә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының, мәктәп һәм башка уку йортларының иҗат коллективлары, аерым башкаручылар катнаша ала. Конкурс яшь буенча дүрт категориядә үткәрелә: 5-7, 8-11, 12-15, 16-30 яшь. Сайлап алу этабы һәр оешманың үзендә үтә. Икенче этап исә, 21-22 апрель көннәрендә бездә узачак”, – диде урынбасар.

Катнашучылар татар яки рус телендә чыгыш ясарга хокуклы. Нәфис сүз, вокал, әдәби театр номинацияләрендә Габдулла Тукай әсәрләрен башкару шарт. 

Беренче көнне нәфис сүз сөйләүчеләр ярышса, икенче көнне үзләрен вокал һәм әдәби театр өлксәендә сынаучылар сәхнә тотачак.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, 1, 2, 3 нче урын ияләре билгеләнәчәк. Иң талантлы катнашучы “Гран-При”га ия булачак.

Конкурсны Фоат Галимуллин, Идрис Газиев, Азат Зариповтан торган мәртәбәле жюри хөкем итәчәк.

Конкурста катнашу өчен 10 апрельгә кадәр tukay-tel@mail.ru адресына заявка җибәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100