news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Юность” мәдәният сарае “Ачык ишекләр көне” үткәрә

Халык белән очрашу 6 сентябрьдә, 18.00 сәгатьтә булачак.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның “Юность” мәдәният үзәге 6 сентябрьдә "Ачык ишекләр көне" үткәрә. Бу хакта “Татар-информ”га мәдәният сараеның директор урынбасары Азат Фазылҗанов хәбәр итте.

“Ачык ишекләр көне” – ел саен уздырыла торган чара. Былтыр анда 600 кеше килде. Халык белән якынаю, танышу өчен бу – бик яхшы презентация формасы. Иң элек без чарага килүчеләргә мәдәният сараеның тормышын сурәтләгән фильм тәкъдим итәбез. Анда бездә эшли торган түгәрәк-секцияләр, укытучы-педагоглар составы белән танышырга мөмкин булачак.

Бүген “Юность” мәдәният сараена 700дән артык бала йөри. 50дән артык педагог хезмәт куя. Рус һәм татар телендә эшләүче ветераннар хоры бар, – диде Азат Фазылҗанов.

“Юность” мәдәният сараенда бүген хореография юнәлеше (спорт- балл биюләре, хип-хоп, эстрада, Шәрык, Корея, брейк-данс), иҗат студияләре һәм остаханәләр, каратэ, театр түгәрәкләре эшли. Шулай ук биредә тавыш яздыру, вокал студиясе, гитарада уйнарга өйрәнү секцияләре, тоз мәгарәсе бар. Өлкән буын исә Рус һәм Татар халык хорына йөри.

“Һәр кеше яңалыкка омтыла. “Ачык ишекләр көне”ннән һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар алып кайтып китә. Күп очракта бездә эшләүче теге яки бу түгәрәк турында ишетми калучылар, төркем туплангач кына белүчеләр бар. Андыйлар өчен бу чара әһәмиятле булыр”, – диде директор урынбасары.

Бу көнне мәдәният сараеның иң яхшы педагогларына Киров һәм Мәскәү районы администрациясенең Мактау кәгазьләре, яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә шәһәр мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары да тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100