news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары узган ялда 5 кешене тоткарлады

Казанның юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары узган ялда 5 кешене тоткарлады

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Наталья Рабыкова). Казанның Эчке эшләр идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан узган ял көннәрендә 5 кеше тоткарланган. Тоткарланучылар арасында 4 автомобиль йөртүче һәм Казанда теркәлмәгән бер Үзбәкстан гражданы бар.

Җомгадан шимбәгә каршы төндә юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан Максимов-Ленинградская урамнары чатында, исерек хәлдә “ВАЗ-2107” автомобиле хуҗасы хулиганлык хәрәкәтләре өчен тоткарланган, ул машина белән исерек хәлдә идарә иткән. Тикшерү вакытында автомобиль салонында номерлары бетерелгән пневматик пистолет табып алынган. Берничә сәгать узуга Ямашев проспектында “Ветеринария институты” тукталышында юл хәрәкәте инспекторы тарафыннан “ВАЗ-21140” автомобиле тоткарланган. 19 яшьлек йөртүче машина белән документларсыз һәм исерек хәлдә идарә иткән. Әлеге хәлне ачыклау өчен тоткарланган автомобиль хуҗалары район эчке эшләр идарәсенә китерелгән, аларның машиналары штрафстоянкага җибәрелгән. Шул ук көнне иртәнге 10 сәгатьтә “Малиновка” контроль постында юл-патруль хезмәтләре инспекторы тарафыннан “ВАЗ-21120” автомобиле тоткарланган. Салонны карау вакытында бардачокта документларсыз, бер патронлы “Стражник” пистолеты табып алынган. Автомобиль хуҗасы Югары Ослан район эчке эшләр бүлегенә китерелгән. Дементьев урамында “ВАЗ-2105” автомобиле белән документларсыз идарә иткән өчен тагын бер машина йөртүче тоткарланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot