news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ЮХИДИ идарәсе юл һәлакәте шаһитларын эзли

16 яшьлек кызны көйләнмәгән җәяүлеләр кичүеннән юл аша чыгып барганда машина бәрдереп киткән.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт автоинспекциясе Пионерлар һәм Кирпичников урамнары чатында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Биредә билгесез автомобиль мәктәп укучысын бәрдереп, һәлакәт урыныннан качып китә, дип хәбәр итә Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе.

Һәлакәт кичә 16.43 сәгатьтә була. 16 яшьлек кыз көйләнмәгән җәяүлеләр кичүеннән юл аша чыгып барганда, билгесез автомобиль аны бәрдереп, һәлакәт урыныннан качып китә. Шуның аркасында, кыз төрле тән җәрәхәтләре ала.

Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтне үз күзләре белән күргән кешеләргә мөрәҗәгать итеп, (8-843) 5-333-819, (8-843) 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100