Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның ЮХИДИ идарәсе Сафиуллин урамындагы авариянең шаһитләрен эзли
Кичә иртән Сафиуллин урамындагы 30б йорты каршында автобус салонында 47 яшьлек хатын-кыз егылып кулын сындырган.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе Сафиуллин урамындагы авариянең шаһитләрен эзли. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
Кичә иртән Сафиуллин урамындагы 30б йорты каршында автобус салонында 47 яшьлек хатын-кыз егылып кулын сындырган. Автобус шоферы авария булган урыннан качып киткән.
Казанның ЮХИДИ идарәсе әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр булса, (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз