news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ЮХИДИ идарәсе, һәлакәтләр күп булу сәбәпле, юлда булучыларга мөрәҗәгать җиткерә

Юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәт алучылар булмаса, машина йөртүчеләр юл-патруль хезмәте постына мөстәкыйль рәвештә килә ала.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Казан дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр булмаса, машина йөртүчеләр булган хәлне үзара бәяләүдә килешеп, юл-патруль хезмәтенә мөстәкыйль рәвештә килү мөмкинлеге булуын кабат искә төшерә. Моның өчен һәлакәтнең схемасын төзергә һәм имзаларга гына кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Һәлакәтне шулай теркәү, бер яктан, машина хуҗаларының вакытын янга калдырса, икенче яктан – юлларда тоткарлыклар тудырмый», – дип раслый Казан ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкы командиры вазифаларын башкаручы Михаил Савин.

Искәртеп үтик, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген иртән шәһәрдә 100ләп юл-транспорт һәлакәте булган.

Схема төзегәндә күрсәтелергә тиешле мәгълүматлар:

- Юлның планы – юл-транспорт һәлакәте булган урындагы объектны күрсәтеп (йорт, светофор, юл билгесе һәм башкалар);
- Урам исеме һәм якындагы йорт саны;
- Юл-транспорт һәлакәте булганнан соң автомобильләрнең схематик торышы, бәрелешү урыны;
- Транспорт чаралары маркалары;
- Һәр транспорт чарасының юнәлешен ук белән күрсәтү.

Схеманы юл-транспорт һәлакәтенең ике катнашучысы да имзаларга тиеш, шуның белән бергә гаепле кеше үзенең гаепле икәнен язма рәвештә расларга тиеш.

Иминият компаниясе өчен тиешле документларны алырга якындагы ЮХИДИ бүлекчәсенә килергә кирәк. Ике катнашучыга да бер үк вакытта – юл-транспорт һәлакәте схемасын имзалаганнан соң ук килү шарт, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100