news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ЮХИДИ идарәсе: Кызыл автобус шоферлары план артыннан куа

Автобус шоферлары гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган төре — пассажирларның салоннан төшеп калуы.

Казанның ЮХИДИ идарәсе: Кызыл автобус шоферлары план артыннан куа
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Кызыл автобус шоферлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый һәм план артыннан куа.  «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең Казанда автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең ешаюы сәбәбе турындагы соравына шәһәр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә шулай дип җавап бирделәр.

«Пассажир автобуслары шоферларының рульдә үзләрен шулай тотуының бер сәбәбе - аларның кереме планны үтәүгә бәйле булуда», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Автобус шоферлары гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган төре — пассажирларның салоннан төшеп калуы (51,6 процентка якын), дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә. Транспорт чараларының бәрелешүе (21,9 процент) — икенче, җәяүлеләрне бәрдерүе (9,4 процент) өченче урында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100