news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның ЮХИДИ идарәсе 85 яшьлек пенсионерны бәрдергән машина йөртүчене эзли

Юл һәлакәте Порт урамындагы 17а йорты ишегалдында булган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Казанның ЮХИДИ идарәсе 85 яшьлек пенсионерны бәрдергән машина йөртүчене эзли. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә иртән Порт урамындагы 17а йорты ишегалдында билгесез автомобиль өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән. Машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качып киткән, боты сынган пенсионерны хастаханәгә озатканнар.

Казан Дәүләт автоинспекциясе, әлеге һәлакәтне үз күзләре белән күрүчеләр булса, (843) 5-333-819; 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot