Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның югары сыйныф укучысы Дмитрий Садыйков Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады
Белем бәйгесе Аргентинада үткәрелде
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Аргентинаның Мендоза шәһәрендә юниорларның табигать фәннәре буенча XI халыкара олимпиадасы тәмамланды. Россия данын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләреннән, Мәскәү өлкәсеннән табигать фәннәре буенча иң көчле укучылар яклады. Алар арасында Казанның 131нче лицее укучысы Дмитрий Садыйков та бар. Ул, җыелма команда составында үзен сынап, гаҗәеп белемнәрен күрсәтте һәм Халыкара олимпиаданың алтын медален яулады. Бәйге өч өлештән торды: тест, теория һәм эксперимент. Укучылар физика, химия, биология фәннәре буенча мәсьәләләр чишүдә ярышты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча, Россия җыелма командасы шактый югары күрсәткечләргә иреште: укучылар 5 алтын һәм 1 көмеш медальгә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз