Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Юдино бистәсе янында поезд чүп машинасына бәрелгән
Машинист кисәк кенә тормозга басса да, бәрелешүне булдырмый кала алмаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Казанда пассажир поезды һәм «КАМАЗ» катнашында юл һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.
Вакыйга бер көн элек көндез Юдино бистәсендә килеп чыккан. Тимер юл аркылы чыгу урынының вагон депосы янында Пермь — Новороссийск маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир поезды "КАМАЗ" чүп түгү машинасына килеп бирелгән. Вакыйга шаһитләре әйтүенчә, машинист поездны кисәк кенә туктатырга теләсә дә, ара җитмәү сәбәпле, бәрелешне булдырмый кала алмаган. Һәлакәттә «КАМАЗ» йөртүчесе зур зыян күрмәгән һәм хастаханәгә барудан баш тарткан. Поезд пассажирларының барысы да сау-сәламәт.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз