news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның яшь җырчысы «Яңа йолдыз» бәйгесендә чыгыш ясаячак

Конкурсның алдагы сезонында җиңүчеләр икәү булачак.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казанның яшь җырчысы Рената Таҗетдинова «Яңа йолдыз» Бөтенроссия музыкаль бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Конкурсның өченче сезоны 2018 елның 1 гыйнварында старт ала. Алдагы сезонда җиңүчеләр икәү булачак. Тамашачылар СМС-тавыш бирү ярдәмендә (ул 5-7 гыйнвар көннәрендә уза) иң яхшы җырчыны сайлаячак. Икенче иң яхшы башкаручыны тамашачылар һәм музыкаль экспертлар билгели.

Рената Таҗетдинова 1999 елның 21 июлендә туган. Казанның 18нче мәктәбендә, 8нче балалар музыка мәктәбендә укыган, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең беренче курсын тәмамлаган.

2017 елдан – Санкт-Петербург Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (музыкаль эстрада сәнгате факультеты, Ольга Сафронова остаханәсе) студенты.

Рената 2012 елда балалар «Евровидение»сендә, 2015 елда «Голос. Дети» телепроектында катнашты.  

news_right_1
news_right_2
news_bot