news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның яшәү урыны буенча физик культура һәм спортны үстерү концепциясе кабул ителде

Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның яшәү урыны буенча физик культура һәм спортны үстерү концепциясе бар. Бүген Казан ратушасында барган Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә шушы концепция проекты белән шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев чыгышында тәкъдим итеп, ул депутатлар тарафыннан хупланды һәм Дума раслады. Дума рәисе һәм башкала мэры Илсур Метшин исә концепцияне тормышка ашыру өчен программа әзерләү эшен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм аның командасына йөкләде. Аның финанс ягы да каралсын, дип искәртеп, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән бергә программа эшкәртү заруриятен белдерде.

Аерым алганда, И.Фәхриев чыгышында әйтелгәнчә, Универсиада бәрабәренә шәһәр спорт заллары белән 48,9 процентка (2006 елдагыдан 18,1 процентка артык) тәэмин ителгән, йөзү бассейннары белән – 15,6 процентка (11,1 процентка күбрәк), яссылыктагы спорт корылмалары белән – 40,26 процентка (7,9 процентка артык).

2014 ел башына Казанда 1850 спорт корылмасы урнашканлыгы билгеле, шул исәптән 16 стадион, өсте ябулы 11 боз аренасы, 48 йөзү бассейны, 365 спорт залы, 812 спорт мәйданчыгы. Казанда 38 спорт мәктәбе эшли, аларда 23 мең 318 малай һәм кыз спортның 43 төре белән шөгыльләнә. Алар арасыннан 31 балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) муниципаль буйсынунда булып, 19 мең 526 бала һәм үсмер спортның 36 төре белән шөгыльләнә.

И.Фәхриев, физик культура һәм спорт өлкәсендә Казанда, бөтен Россиядәге кебек, проблемалар комплексы барлыкка килде, дип, аларның икесен атады: халыкның сәламәтлеге, физик үсеше һәм әзерлеге начараюы (укучыларның гына да 60 процентының сәламәтлеге какшаган, РФ буенча өлкән классларның нибары 14 проценты сәламәт санала; хәрби хезмәткә кадәр яшьтәгеләрнең 40 проценттан артыгы армия хезмәтенең минималь физик әзерлек таләпләренә туры килми), инновацион спорт технологияләре үсеше һәм аларны гамәлгә кертү темплары түбән булуы.

Физик культура һәм спортны үстерү дәүләтнең социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлеш булып тора, дип билгеләп үтте докладчы. Тәкъдим ителгән концепция исә 2018 елга барлык казанлыларның 40 процентын физик культура һәм спортка системалы рәвештә җәлеп итү, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга этәрү мөмкинлеге бирәчәк, дип санала.

Концепция исә физик культура һәм спорт өлкәсендә халыкка дәүләт гарантиясе биргән заманча нәтиҗәле комплекс булдырудан гыйбарәт. Шулай ук матди-техник базаны ныгыту, ММЧ аша физик культура һәм спортны пропагандалау турында сүз булды. Концепцияне гамәлгә ашыру механизмнары буларак түбәндәгеләр күрсәтелде: халык арасында спортның төрле төрләре буенча массакүләм ярышлар уздыру; спорт корылмаларының, аларның милек формасы нинди булуга карамастан, халыкның барлык катламнары кереп шөгыльләнә алуын тәэмин итү; физкультура-спорт юнәлешле өстәмә белем бирү челтәрен саклап калу; гомбелем бирү, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрен, тору урыннары буенча үсмерләр клубларын спорт инвентаре һәм җиһазлар белән тәэмин итү; яңа спорт корылмалары, спорт мәйданчыклары төзү, чаңгы һәм җиңел атлетика трассаларын, ябык бассейннарны яктырту.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100