Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның яшь тамашачы театры Тинчурин театры труппасына 17 әтәч-конфет бүләк итте
"Театраль Санта–2017" флэшмобы кысаларында, Казанның Яшь тамашачы театры К.Тинчурин театры коллективын Яңа ел белән котлады.
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ") Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан дәүләт яшь тамашачы театрыннан "Театраль Санта–2017" флэшмобы эстафетасын кабул итеп алды. Театрда кунакларны ишек төбендә үк ипи-тоз белән Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары каршылады. Яшь тамашачылар театры коллективы тинчуринлыларга якынлашучы Яңа ел белән тәбрикләп, 17 әтәч-конфет (киләсе 2017 ел символы) һәм әтәч формасындагы агач сувенир бүләк итте. Аннары театр фойесында урнаштырылган чыршы тирәли җырлы-биюле әйлән-бәйлән уены оештырылды. Тинчурин театры коллективы да, үз чиратында, кунакларны Яңа ел белән котлады. Тинчуринлылар эстафетаны республика театрларының чираттагысына тапшырачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Искәртеп үтик: якынлашып килүче Яңа ел алдыннан "Театраль Санта–2017" флэшмобын Мәскәүнең В.Маяковский исемендәге академия театры башлаган иде. Акциянең асылы шуннан гыйбарәт – театрлар бер-берсен Яңа 2017 ел белән тәбрикләп, 17 саны белән бәйле бүләк тапшырырга тиеш. Күренекле артист Светлана Немоляева беренчеләрдән булып, Маяковский театры исеменнән М.Н.Ермолова исемендәге театрга 17 килограмм мандарин бүләк иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз