news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанның яшь галимнәре “премьера” форумына җыелды
Татарстанда 280 мең студентка 7,5 мең яшь галим туры килә
Скопировать ссылку
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Казанда яшь галимнәр һәм белгечләрнең “Киләчәкне каршылап” исеме астында I форумы узды.
Форум инновация, социаль һәм фән-мәгариф өлкәсендә актуаль проблемаларны хәл итү өчен яшь галимнәр һәм белгечләрнең көчләрен берләштерү максатыннан оештырыла. Ул шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты теләктәшлегендә Казанның Яшь галимнәр һәм белгечләр советы инициативасы белән үткәрелә.
Форумда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, республика Фәннәр академиясе, Россия Яшь галимнәр берлеге, РФ Президенты каршындагы Фән, технология һәм мәгариф советының фән һәм мәгариф өлкәсендә яшьләр эшләре буенча Координацион совет вәкилләре катнаша.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрының урынбасары Андрей Кондратьев яшь галимнәр һәм белгечләрнең шәһәр форумы ел саен үткәрелергә тиеш, дип белдерде. Моннан тыш, республика галимнәренең басмалары дөнья күрерлек корпоратив журнал нәшер итәргә тәкъдим итте. Ул Татарстанда “Селигер” үрнәгендә яшьләр инновация форумы үткәрергә мөмкин дип саный. “Бу инициативаларның бөтенесе дә барыннан да элек сездән теләктәшлек табарга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте Андрей Кондратьев яшь галимнәргә. – Бары тик уртак көчләр белән генә бу проектларны чынга ашыра алабыз”.
Министр урынбасары кызыклы статистика китерде, шулай итеп Татарстанда 280 мең студентка 7,5 мең яшь галим (40 яшькәчә 1,5 мең фәннәр докторы, 35 яшькәчә 6 мең фәннәр кандидаты) туры килә. Андрей Кондратьев фикеренчә, һәр студент әллә ни зур уңышларга ирешмәсә дә фән белән шөгыльләнергә тиеш.
ТР Фәннәр академиясе әгъзасы Наил Сафиуллин үз чиратында яшьләрне кадерле вакытларын юкка сарыф итмәскә чакырды. Аның сүзләренчә, Ньютон үзенең ачышына 30 яше тулганчы ирешкән, ә аннары бары тик камилләштергән.
Бу минутларда ТР Фәннәр академиясендә форум кысаларында “Яшьләр күзлегеннән инновацияләр”, “Яшь галимнәргә социаль ярдәм” һәм “ Яшьләрне фән һәм мәгариф өлкәсенә җәлеп итү” кебек түгәрәк өстәлләр уза.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot