news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның яшь галиме үзенчәлекле теш щеткасы уйлап тапкан

Бу җайланма берничә секунд эчендә барлык тешләрне чистартырга сәләтле.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университетының Инженерлык институты магистранты Егор Мандик үзенчәлекле теш щеткасы уйлап тапкан. Ул капаны (тешләргә кидертелә торган махсус җайланма) хәтерләтә һәм берничә секунд эчендә барлык тешләрне чистартырга сәләтле. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теш щеткасы киләсе елда сатуга чыгар дип көтелә. Аның бәясе җиде мең сум чамасы тәшкил итәчәк, әмма проект авторлары товарның үзкыйммәтен киметү юнәлешендә эшли.

«Флокс» проекты механик һәм ультратавыш вибрациясе ярдәмендә тешләрне чистарта торган щетканы хәтерләтә. Яшь галим үз эшләнмәсен Берлиндагы Falling Walls конференциясендә тәкъдим итәчәк.

Егор әлеге теш щеткасын ничек уйлап табуы хакында сөйләгән. Аның әнисе урын өстендә ятучы авыруларны карый. Егет фикеренчә, бу эштә шул исәптән тешләрне чистартуга да бәйле күп кенә кыенлыклар бар. Егор мондый щетка турында 16 яшьтә үк уйлана башлаган. Барлык тешләрне берьюлы чистарту фикере аның башына нәкъ шул чакта килгән дә инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100