news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның яшь футболчылары Лондонда халыкара балалар форумында катнашачак

Башкаланы Вахитов районының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре тәкъдим итәчәк

 (Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Казанның яшь футболчылары Лондонда халыкара балалар форумында катнашачак. “Футбол дуслык өчен” дигән форум Бөекбритания башкаласында 24-26 май көннәрендә узачак. Казанны анда Вахитов районының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген Үзәк стадионда узган матбугат очрашуында хәбәр ителде. Очрашуда Казан шәһәре Башкарма комитетының Физкультура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, Вахитов районы “Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе директоры Рәшит Әхмәдуллин һәм команданың остаз-мөгаллиме Сергей Заходякин катнашты.
Әлеге халыкара форумны “Газпром-балаларга” глобаль программасы кысаларында “Газпром” җәмгыяте оештыра. Чара дөньяның мәшһүр футболчыларының берсе Франц Беккенбауэр патронатлыгында узачак. Җыенның максаты – яшь футболчыларны футболны оештыруның түбәннән алып югарыга кадәр барлык структурасы белән таныштыру, футбол индустриясенә караган мәсьәләләр хакында фикер алышу булса, төп идеясе футбол аша толерантлык тәрбияләүдән гыйбарәт. Форум секцияләренең берсе шушы мәсьәләгә багышланачак. Анда катнашучылар толерантлык идеяләрен пропагандалауга йөкләмә ала.
“Футбол дуслык өчен” форумы дөньяның 8 иленнән (Бөекбритания, Алмания, Россия, Сербия, Болгария, Венгрия, Словения һәм Греция) 12-14 яшьлек балаларның футбол командалары катнашачак. Казаннан футболның тарихи ватанына 20 малай юл алачак. Аларның барысы да Вахитов районының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр. 12 еллык тарихы булган бу спорт мәктәптә 1200 бала белем һәм күнекмәләр ала. Мәктәпнең футбол командасы 2011, 2012 елларда Казан кубогын яулый, соңгы елларда кышкы һәм җәйге беренчелекләрдә 1-2 урыннардан төшми. Мәктәпнең директоры сәфәр мөмкинлеге тууны тарихи вакыйга һәм язмыш бүләге дип атый.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Физкультура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илгиз Фәхриев белдергәнчә, яшь футболчыларны сайлап алганда яшь категориясе һәм аларның укуда, спортта яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе төп критерий булган.
Лондон форумында катнашучылар дүрт төркемгә бүленеп эшләячәк. Беренче төркемгә 2018 елда Россиядә узачак Мундиальне кабул итәчәк 11 шәһәрдән 11 команда керәчәк. Билгеле булганча, Казан шуларның берсе. Икенче төркем “Газпром” спонсорлык ярдәме күрсәтә торган командалар (“Зенит”, “Челси”, “Шальке 04”, “Црвена Звезда”) каршындагы спорт мәктәпләре һәм академияләре футбол командаларыннан туплана. Өченче төркем “Газпром” ның балалар спартакиадасында җиңгән командалардан һәм “Факел” иҗади бәйгесе лауреатларыннан формалашачак. Дүртенче төркемдә “Южный поток” проектында катнашучы илләр (Болгария, Венгрия, Словения һәм Греция) командаларын күреп булачак. Безнең яшь футболчылар өчен бу форум чит илләрдәге яшьтәшләре, Лондон клубларының футбол “йолдыз”лары, мәшһүр Франц Беккенбауэр белән якыннан аралашу белән хәтердә калачак. Ә инде 25 майда “Уэмбли” стадионы трибунасыннан Чемпионнар лигасының финал матчын күзләү алар өчен форум чараларының иң югары ноктасы булачак.
Илгиз Фәхриев искәртеп узганча, Россиядә футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында алга таба да шундый кызыклы проектлар гамәлгә ашырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot