news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Ярдәм” үзәгендә инвалидлар өчен тернәкләндерү курслары башлана

Анда Татарстан һәм Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән кешеләр белем алачак.

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”) Казанның “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгендә ДЦП диагнозлы, култык таяклары белән һәм арбада йөрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башлана, дип хәбәр итә үзәкнең мәгълүмат үзәге.

Курслар 19 ноябрьдән алып 4 декабрьгә кадәр барачак. Анда Татарстан һәм Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән кешеләр белем алачак. Курсларга 18 яше тулган инвалидлар кабул ителә. Аларның нинди милләттән һәм нинди дин тотуы мөһим түгел. Курслар вакытында шулай ук мәдәни, спорт чаралары, экскурсияләр, табигатькә чыгулар да булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot