news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның "Ярдәм" үзәге хатын-кызлар колонияләрендә вәгазь укырга кадрлар туплый

"Ярдәм" үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова колониядә утырган хатын-кызларга ислам нигезләре турында сөйләргә ниятли.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Казандагы "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова бер төркем мөслимәләр белән Чуашстанның Козловка шәһәрендәге хатын-кызлар колониясендә вәгазь укып кайтты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мәликә ханым анда тормыш мәгънәсе, сабырлык, тәүбә итү, хатын-кызның исламдагы роле турында сөйләгән. "Вәгазьләргә һәм дини тәрбиягә һәркем мохтаҗ. Без иректән мәхрүм ителгән хатын-кызлар белән даими очрашып, аларга ислам нигезләре турында сөйләргә телибез", - дигән фикерен белдерә Мәликә ханым. Бу фикерен ул Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишинга җиткерүен әйткән һәм җитәкче, үз чиратында, мондый мөмкинлекне булдырырга вәгъдә иткән. Хәзер "Ярдәм" үзәге хатын-кызлар колонияләрендә вәгазь сөйләрлек кадрлар туплау белән мәшгуль.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100