news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Ярдәм» мәчетендә күренекле публицист Марсель Зариповны зурлап искә алдылар

Яңа елның беренче китап премьерасы шушы мөхтәрәм шәхес турында хатирәләр җыентыгына багышланды.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Римзил Вәлиев). Яңа елның беренче пәнҗешәмбесендә Казанның «Ярдәм» мәчетендә күренекле публицист Марсель Зариповны искә алу мәҗлесе булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте тәкъдим иткән хәбәрдә әйтелә.

М.Зариповның дуслары, якыннары «Ярдәм» мәчетенә җыелгач, мәрхүм хөрмәтенә дога укылды. Кунакларга Марсель Зарипов турында «Ул безнең йөрәктә» дигән истәлекләр китабы таратылды. Ике телдә язылган хатирәләр кергән бу җыентыкны әзерләүне атаклы журналистның тормыш иптәше Саяра Гыйльмулла кызы һәм аларның улы Илдар Зарипов оештырган. Китапка Марсель Зариповның улы, килене, оныклары язмаларыннан башка, Марсель Харис улының хезмәттәшләре һәм якташлары, билгеле журналистлар иҗат иткән хатирәләр кергән.

Искә алу мәҗлесендә Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясап, Марсель Зариповның кабатламас тырышлыгы, бай иҗаты, халык алдындагы хезмәтләре турында әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасының элекке баш мөхәррире Мөнир Әһлиуллин да китапка кергән хатирәләре белән бүлеште.

Марсель Зариповны үзәк газеталарның Казанда эшләгән үз хәбәрчеләре бигрәк тә якын иттеләр. «Социалистическая индустрия» — «Трибуна» газетасының Казандагы үз хәбәрчесе Умар Богдалов, «Комсомольская правда» газетасының үз хәбәрчесе Римзил Вәлиев, «Сельская жизнь» газетасында эшләгән Илдар Закиров өлкән хезмәттәшләре турында язган мәкаләләрен хатирәләр китабына биргәннәр. «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова, Әлмәт журналисты София Гарифуллина үз язмаларында хәзерге заман журналистика өлгесе булырлык шәхес образын тудырганнар.

Искә алу мәҗлесендә билгеле прозаик Вакыйф Нуруллин җан дустының нинди шәхес булуы, ничек итеп татар прозасын русчага тәрҗемә итүе турында сөйләде. Шулай ук язучының дуслары — умартачылар, балыкчылар, авыл җирендә икмәк, карабодай үстерүчеләр Марсель Зариповны сагынып искә алдылар.

Мәҗлестә Марсель Зариповның тормыш иптәше Саяра Гыйльмулла кызы, улы Илдар һәм килене Гөлсинә, оныкчыгы Дияра, оныгы Данияр һәм аның хатыны Камилла да катнашты.

Мәгълүмат өчен: Марсель Зарипов Татарстанның Сарман районында туган, армиядә диңгез флотында хезмәт иткән, туган ягында нефтьчелеккә укыган. Ул - Әлмәттәге төзелешләрдә, промыселларда тормышны өйрәнгән, Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган, шәһәр һәм нефтьчеләр матбугатында чыныккан, аннары чирек гасыр дәвамында «Советская Россия» газетасының Казандагы үз хәбәрчесе булып, тормышның астын-өстен өйрәнгән, катлаулы хәлләрне тирәнтен актарган шәхес. Ул булмаган район, предприятие, күренекле бер кеше дә калмагандыр. Аны да үз заманында белмәгән кеше сирәк булгандыр.

Марсель Зарипов татар авылында туып үсеп тә, рус телендә иҗат итүче журналист һәм язучы, татар язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче затлы белгеч иде. Аның мәкаләләрен бөтен Татарстан көтеп, дулкынланып каршы алды. Совет илендә яшәүчеләр М.Зарипов күзаллавы аша Татарстанны һәм татарларны белеп яшәде. Аның документаль прозасы, респубиканың индустриясе, авыл хуҗалыгы турында китаплары, проблемалы очерклары тормышка көчле тәэсир ясады. Марсель Зарипов - үзенең публицистик хезмәтләре өчен Татарстан Республикасында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган бердәнбер журналист.

Чын татар кешесе телләр өйрәнә, үзенә һөнәр һәм дуслар таба, үз эшенә хезмәт сала, булдыра алса, китап яза. Марсель Зарипов бу гамәлләрне башкаргач, хәзер аның үзе турында дуслары, якыннары китап чыгарды. Яңа елның беренче китап премьерасы шушы мөхтәрәм шәхес турында хатирәләр җыентыгына багышланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot