news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Ямашев проспектында, трамвай һәм «Форд» бәрелешү нәтиҗәсендә, «бөке» җыелган

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат килмәгән.

Казанның Ямашев проспектында, трамвай һәм «Форд» бәрелешү нәтиҗәсендә, «бөке» җыелган
скриншот yandex.ru

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Ямашев проспектында, трамвай белән чит ил автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә, зур «бөке» хасил булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Ямашев проспекты һәм Адоратский урамы чатында булган. Биредә трамвай һәм «Форд» автомобиле юлны бүлешә алмаган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, юл һәлакәте булган урынга ЮХИДИ инспекторлары юл тоткан Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат килмәгән. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100