news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Ямашев-Әмирхан проспектлары чаты транспорт өчен ябыла

Әмирхан проспекты белән Четаев урамнары чатында җәяүлеләр өчен юл кичүе салыначак

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Аслы-өсле ике катлы юл аермасы төзелү сәбәпле, 8 июль сәгать кичке 9дан 12се иртәнге 6га кадәр Казанның Ямашев-Әмирхан проспектлары чаты транспорт өчен тулысынча ябыла.

Казан шәһәре Башкарма комитеты шул хакта кисәтеп, автомобиль йөртүчеләрне ул турыны әйләнеп узу ягын алдан уйлап куярга киңәш итә.

2008 елны төзелә башлаган әлеге юл аермасының хәзерге вакытта юлны тотып торачак таянгычлары ясалып беткән. Күперсыман конструкция исә аралары 43әр метр булган 5 таянгычка урнаштырыла һәм юл аермасы төзелеп беткәч, ул бер-берсенә каршы юнәлешле 2 шәр рәтле юл булачак, диелә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.

Моннан тыш, Әмирхан проспекты белән Лаврентьев урамы чатында җир өстеннән җәяүлеләр кичүе салынган. Шундый җайланма-конструкция Әмирхан проспекты белән Четаев урамнары чатында да салыначак һәм хәзер анда инде эш башланган.



news_right_1
news_right_2
news_bot