news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Яңа «Замбези елгасы» зоопаркында төзелеш эшләре тәмамланды

Яңа Казан зооботаника бакчасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде.

Казанның Яңа «Замбези елгасы» зоопаркында төзелеш эшләре тәмамланды
Михаил Захаров

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Замбези елгасы» зоопаркын бәяләде. Бүгенге көндә аның территориясендә төзү-монтаж эшләре тәмамланган. Якын арада хайваннарны урнаштыра башлаячаклар.

«Моның белән генә без эшне тәмамламыйбыз әле. Безнең иске, тарихи өлешебез бар, без аны да кунаклар канәгать булсын һәм, иң мөһиме, безнең республика һәм аның башкаласы халкы һәрвакыт әлеге объект белән горурлана алсын өчен шундый хәлгә китерәчәкбез», – диде Татарстан Президенты.

Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренчә, яңа территория ел ахырына кадәр ачылачак. «Зоопарк 7 гектарга якын мәйданны били һәм ул тулысынча Африкага багышланган. Бу безнең фишка – Россия территориясендә Африканың мондый мәйданчыклары юк», - диде ул.

  • Казан зоопаркын яңарту проекты турында 2014 елның көзендә билгеле булды. Беренче чираты 2015 елдан бирле төзелә. Шуннан соң зоопарк территориясе өчтән ике өлешкә артачак. Биредә 34 төр Африка экзотасын урнаштыру каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100