news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Яңа татар бистәсендә сәүдә комплексы төзеләчәк

Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы проектны кабул иткән.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанның яңа татар бистәсендә зур булмаган сәүдә үзәге барлыкка киләчәк. Бу хакта Шәһәр төзелеше буенча комиссия утырышы нәтиҗәләренә багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә билгеле булды.

«Тукай урамында сәүдә комплексы барлыкка килүе турында сораулар күп булды. Ул ике катлы, зур булмаган бина итеп күз аллана. Ул сәүдә үзәге булырмы, әллә офислар да урнашырмы — әлегә милек хуҗасы хәл итеп бетермәгән», — диде Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхфәтуллина.

ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова әлеге проектның яңа бина булуын, әмма аның шәһәр үсеше регламентларына туры килгәнлеген ассызыклады.

Ул Татарстан Президенты катнашында үткәрелгән комиссия утырышында проект архитектурасына карата җитди тәкъдимнәре булмавын әйтте. 

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Комиссиядә Казанда төзү планлаштырыла 11 объект һәм Зөя утрау-шәһәрчеге территориясендә урнашачак ике объект каралды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100