news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Яңа Савин районындагы кайбер урамнардан узу транспорт өчен чикләнә

Бу хакта республика ЮХИДИ идарәсе кисәтә

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы Казанда мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрелү сәбәпле, бүген 14 сәгатьтән башлап, транспорт чаралары өчен Чистай, Гаврилов урамнарыннан һәм Ямашев проспектыннан узу вакытлыча чикләнә.

Бу хакта хәбәр салган республика ЮХИДИ идарәсе рульдәгеләрне шушы урыннардан узарга туры килгәндә әйләнеп үтү маршрутларын алдан уйлап куярга киңәш итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot