news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Яңа Савин районында яшәүче 15 гаилә парын хөрмәтләячәкләр

Тантана түрен алтын туен үткәрүчеләр биләячәк

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген сәгать көндезге 2дә Казанның Яңа Савин районы хакимияте бинасында районның 15 гаилә парын хөрмәтләү тантанасы башлана. Алтын туйларын үткәрүче бәхетле парларны район хакимияте башлыгы Тимур Алибаев котлаячак һәм шәһәр мэры Исур Метшин исеменнән бүләкләр тапшырачак. Тантананы музыка сәнгате осталары бизәп торачак. Соңыннан парлар Мактау Китабында үзләренең теләкләрен язып калдырачак.

 Казан мэриясеннән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, әлеге чара Яңа Савин районы оешуга 15 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100