Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Яңа Савин районында боз сарае төзелешенә ТР Президенты һәм мэр фатихаларын биреп, капсула-алка салдылар
Шул рәвешле,төзелеш эшләренә старт бирелде
(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Алсу Сафина). Бүген Казанның Яңа Савин районында боз сарае төзелешенә старт бирелде. Шул уңайдан оештырылган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры ярдәмчесе һәм “Казанские драконы” хоккей командасы тренеры Роберт Гайнуллин, “Ак Барс” хоккей мәктәбендә тәрбияләнүче 113 нче мәктәпнең 5 нче класс укучысы Тимур Перфилов һ.б. катанашты.
Биредә шуны билгеләп үтик: былтыр 2-11 майда Сочида һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча II Бөтенроссия фестивале булып, анда Россиянең 56 төбәгеннән 124 команда, шул исәптән Татарстаннан 6 команда, катнашкан иде. Турнир нәтиҗәләре буенча”Чемпионнар лигасы” дивизионында Казанның “Казанские драконы” хоккей командасы җиңүгә иреште. Шушы чара кысаларында фестивальда җиңүче төбәккә федераль бюджеттан премия рәвешендә 100 млн. сум акча бүлеп бирү, ул акчаны боз сарае-шугалак төзүгә җибәрү каралды.
“Бу безнең өчен әһәмиятле вакыйга – без Казанда 10 нчы хоккей сараена һәм 12 нче боз мәйданчыгына нигез салабыз. Шушы җиңүне китергән һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә”, - дип билгеләп үтте бу уңайдан Казан каласы мэры Илсур Метшин.
Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме һәм теләктәшлеге белән республика башкаласында спорт объектлары даими арта, шул рәвешле, казанлыларның спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөмкинлеге арта бара, дип игътибарны юнәлтте. Тиздән яңа боз сараенда балаларны, ветераннарны, спортка мөкиббән китүчеләрне күрербез дип өметләнәбез, диде шәһәр башлыгы.
“Спортта безнең чираттагы җиңүебез бирегә боз сарае китерде, - дип билгеләп үтте Президент Рөстәм Миңнеханов. – Командабызның шундый нәтиҗә күрсәтүе бик абруйлы булды һәм ил Президенты шундый карарга килде. Иң мөһиме – Казанда бу 10 нчы мәйданчык, ә республикада – 40 нчы. Бу исә хоккейның популярлыгын раслый, ә анда олылар да, яшьләр дә, балалар да яратып уйный. Биредә бу объектка ихтыяҗ бик зур. Ел дәвамында аны төзеп бетерербез һәм сез хоккейдан, фигуралы шуудан рәхәтләнерсез дип ышанам”, - диде ул район халкына мөрәҗәгать итеп.
“Казанские драконы” командасы тренеры Роберт Гайнуллин, үз чиратында, командага, шулай ук хоккей үсешенә зур игътибар биргән республика җитәкчелегенә һәм Казан мэриясенә рәхмәт белдереп, шәһәребез балалары, һәвәскәрләр һәм башкаланың башка категорияләре өчен әлеге боз сараеның ишекләре ачык булырына өмет баглыйм, диде.
Проектта исә хоккей өчен боз мәйданчыгы, тренажер, аэробика заллары, ярдәмчел бүлмәләр каралган. Бинаның гомуми мәйданы 5 мең 855 кв.м булып, трибуналары 200 тамашачы сыешлы.
Сәламләү сүзләреннән соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан каласы мэры Илсур Метшин ясалма бозлы ябык боз шугалагы төзелеше турысына киләчәк хоккейчыларга юлламалы капсула-алка (шайба) салдылар, “Ак Барс” хоккей мәктәбе вәкиле Тимур Перфиловка кәшәкә бүләк иттеләр.
(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз