Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Яңа Савин районында бер тәүлеккә су өлешчә бирелми тора
«Водоканал» алдан ук су запасы туплап куярга киңәш итә
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казанның Яңа Савин районында иртәнге сәгать 9дан 19ы көнне иртәнге 9га кадәр су өлешчә бирелми тора һәм су үткәргечне төзекләндерүгә бәйле бу уңайсызлыклар түбәндәге кварталлардагы йортларга кагыла:
17, 18, 25, 26, 27, 37, 38, 39, 56, 59, 60, 63, 65, 69, 71, 71-а кварталлар.
Суга ихтыяҗ булган казанлылар өчен «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе су тутырылган автоцистерналар китертү планлаштырыла, дип вәгъдәләсә дә, алдан ук кирәк кадәр су запасы җыеп кую хәстәрен күрергә чакыра. Автоцистерналарны исә түбәндәге адреслар буенча табарга була:
- Чистай ур., 23 һәм 25 йортлар арасында;
- Ямашев ур., 51;
- Гаврилов ур., 6;
- Чуйков ур., 69.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз