news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Яңа Савин районында балалар хастаханәсе төзү ниятләнә

Клиника концепциясе октябрьгә әзер булыр дип көтелә.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанның Яңа Савин районында яңа балалар хастаханәсе төзелеше ниятләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында журналистларга республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

“Заречье территориясендә күп профильле зур балалар клиникасы юк, шуңа күрә шушы эш гамәлгә ашырылачак”, - диде министр. Бу максаттан ул кайбер дәвалау учреждениеләре, шул исәптән Казанның 1 нче шәһәр балалар хастаханәсе үзгәртеп корылачагын әйтте. Концепция октябрьгә әзер булыр дип көтелә.

“Республика балалар клиник хастаханәсе генә бөтен балаларны кабул итеп бетерә алмый. Без балалар хастаханәсенә булган эш күләмен бераз киметергә, балаларга күп профильле ярдәмне үтемле итәргә тиеш. Яңа Савин районында яңа хастаханә өчен җир бүлеп биреләчәк”, - диде Марат Садыйков “Татар-информ” хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100