Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Яңа Савин районында “Акварелька” балалар бакчасы ачылды
Мэр Илсур Метшин 220 сабыйны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны көтеп алынган вакыйга белән котлап килде
(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанның Яңа Савин районында катнаш төрдәге 87нче “Акварелька” балалар бакчасы ачылды. 220 балага исәпләнгән балалар бакчасының ачылышы белән котларга дип Казан мэры Илсур Метшин килде.
4,2 мең кв.метр мәйданлы ике катлы бинаны белән шәһәр Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, “Ак таш” ҖЧҖ генераль подрядчы оешмасы җитәкчесе Газинур Әхмәтов та танышты.
Биредә физкультура һәм музыка заллары, полилингваль һәм методик кабинетлар, заманча спорт-уен мәйданчыгы бар. Балалар спорт, бию белән шөгыльләнә ала, татар һәм инглиз телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган, психологлар хәтерне, игътибарны һәм фикер йөртүне үстерү өстендә эш алып баралар. “Акварелька”да балаларның сәнгать-эстетик үсешенә аеруча да зур игътибар юнәлтелә. Тәрбиячеләр танылган рәссамнарның картиналары мисалларында рәсем сәнгате турында сөйлиләр, дип хәбәр итте балалар бакчасы җитәкчесе.
Кунаклар өчен балалар бакчасына йөрүче сабыйлар концерт та оештырган иде. Әлеге зур вакыйга белән балаларны һәм аларның ата-аналарын Казан мэры Илсур Метшин да ихлас котлады.
Мэр балалар бакчасының педагогик коллективының дустанә мөнәсәбәтләрен билгеләп үтте һәм спорт җиһазлары алыр өчен сертификат тапшырды.
Бакча мөдире Татьяна Тимохина республика, шәһәр һәм район җитәкчелегенә, шулай ук төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Бәйрәм ахырында Илсур Метшин балаларга хыялларының чынга ашуын теләде һәм торт бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз