Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Яңа Савин районы суды Татьяна Водопьянованы өй арестына җибәрде
Процесс ачык режимда узды, әмма журналистларны кертмәделәр.
(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Казанның Яңа Савин районы суды Татьяна Водопьянованы өй арестына җибәрде. Процесс ачык режимда узды, әмма суд журналистларны кертмәде.
Тикшерүчеләрнең Водопьянованы өй арестына җибәрү турындагы үтенечен Яңа Савин районы суды рәисе вазифасын башкаручы Марсель Әхмәтшин карады. Процесс озак башланмады, судья залга керүгә чит кешеләр күп булуын белдерде.
Суд процессны туктатмады, әмма журналистларның берсе дә утырышта катнашу өчен теркәлмәвен игълан итте. Моннан тыш, процесста тикшерү сере булган материаллар турында белдереләчәк.
Искәртеп узабыз, март ахырында Водопьянованың йортында тентү үткәрелгән, аннан ул хастаханәгә эләкте һәм Мәскәүгә дәваланырга китте. Бу вакытта аның 40 ел бергә яшәгән тормыш иптәше йөрәк өянәгеннән вафат булды.
Хокук саклау органнарына “Бәкер” шифаханәсенең баш табибы Марат Ибраһимов мөрәҗәгать итте. Ул Водопьянова, аңа эштән азат итү белән янап, учреждение исеменнән аның тормышын иминиятләштерергә мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә Профсоюзлар федерациясе рәисе бер елдан иминият премиясе сыйфатында 430 мең сум акча алган.
Водопьянованың тоткарлануы турындагы мәгълүматны “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Суд Водопьянованы 20 июньгә кадәр өй арестында калдырырга карар чыгарды.
Адвокатлар киңәше буенча рәис үзе комментарийлардан баш тартты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз