news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында яшәүче егетләр өчен хәрби хезмәткә алынучылар көне үткәрелде

Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында яшәүче егетләр өчен хәрби хезмәткә алынучылар көне үткәрелде

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең махсус эш йөкләнгән бүлеге территориясендә хәрби хезмәткә алынучы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарыннан армиягә баручылар өчен үткәрелә.

Тантаналы чарага Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының хәрби комиссары Фәргать Садриев, Авиатөзелеш районы башлыгы Сергей Батин, Яңа Савин районы башлыгы урынбасары Гүзәл Шаһивәлиева, “Нурислам” мәчетенең имам-хатибы Фәнис хәзрәт, Варваринский чиркәве рухание Виталий Тимофеев һәм хәрби хезмәткә алынучылар килде.

“Бүгенге көндә Авиатөзелеш районыннан 300дән артык егет армиядә хезмәт итә. Без алар белән горурланабыз. Сезнең Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән үтәвегез безнең өчен бик мөһим. Армиядә ышанычлы һәм тугрылыклы дуслар табырга телим. Солдатларча пешерелгән ботка иң тәмлесе, ә армиядә табылган дуслык иң ныклысы була”, - диде Сергей Батин.

Гүзәл Шаһивәлиева да егетләргә изге теләкләрен җиткерде. “Бүген күңелне патриотлык хисләре били, чөнки тиздән без инде ир-егетләр дип аталучы яшьләрне Ватанны сакларга озатачакбыз. Сез иң яхшысы һәм иң беренче булырга тиеш. Минемчә, бу солдат өчен бик мөһим принцип. Әти-әниләрегез һәм якыннарыгыз сезне көтәчәк. Ә без исә сез хезмәт иткән урыннарга барып, сезнең турында хәбәрдар булачакбыз”, - дип вәгъдә бирде ул.

Бүгенге тантананың максаты – егетләрне солдат тормышы белән таныштыру, аларга солдат киемен кидертү, коралдан атырга өйрәтү. Бирегә хәрби хезмәткә алыначак 30 егет килде. Фәргать Садриев сүзләренчә, аларның саны ике район буенча 200дән артып китә. Нигездә бу 20-25 яшьлек егетләр. Хәзерге вакытта алар медицина тикшерүләре уза. Күбесе армиягә барырга әзер. Шунысы да бар, быел Ерак Көнчыгышка солдатлар җибәрелмәячәк.

“Безнең егетләрнең яхшы хезмәт итүе традиция ул. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Әлбәттә, армиядә хезмәт итү җиңел эш түгел. Яшьләрнең хәбри бурычларын үтәргә хокуклы булу уе белән хезмәт итүләрен телисе килә. Ватанны сездән башка тагын кем якласын?! Җиренә җиткереп хезмәт итегез!” - дип әйтте Фәргать Садриев.

Егетләрне армиягә физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да әзерләргә кирәк. Бу уңайдан Фәнис хәзрәт яшьләргә үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. “Дәүләтне яклау - һәркемнең бурычы. Бу хакта Коръәндә дә язылган. Безнең район солдатлары турында күп кенә мактаулы сүзләр ишетергә туры килде һәм бу алга таба да шулай булсын иде. Бүген әйтелгән теләкләрне күңелегезгә салыгыз. Аллаһы Тәгалә исән-имин хезмәт итеп кайтырга насыйп итсен”, - диде Фәнис хәзрәт.

“Изге бурычны үтәү сәгате якынлаша. Киләчәктә көткән бәхетле гомергә ышаныч булсын өчен һәрберебез дә бурычыбызны үтәргә хокуклы. Тәҗрибә туплап, сәламәтлекне ныгытып, үз өйләрегезгә әйләнеп кайтыгыз. Догалар укырга да вакыт табыгыз”, - дип теләде Виталий Тимофеев.

Бүген яшьләргә кораллар күргәзмәсе, мәдәният йортында бәйрәм концерты һәм истәлекле бүләкләр тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot