news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның яңа Генераль планы проекты метроның 26 яңа станциясен төзүне күздә тота

Метрополитен станцияләре шул исәптән Арча зираты, Себер тракты һәм Казан-1 тимер юл вокзалы янында сафка басарга тиеш.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Казанның яңа Генераль планы проекты метроның 26 яңа станциясен төзүне күздә тота. Татарстан башкаласы мэриясе сайтында урнаштырылган шәһәр электр транспортын урнаштыру картасында шундый мәгълүмат китерелә.

Аерым алганда, Казан метрополитенының яңа станцияләрен Фучик һәм Ломжа урамнары чатында, Сахаров урамында («Мега» сәүдә үзәге янында), Константиновка бистәсе белән янәшәдәге Мамадыш трактында, Совет мәйданында, Арча зираты янында һәм Вишневский урамы ягыннан Миллениум күпере алдында төзү күздә тотыла.

Моннан тыш, метро станцияләре Себер трактында, XL сәүдә үзәге янында, Чуйков урамы һәм Әмирхан проспекты чатында, Восстание разъездында, Казан-1 тимер юл вокзалы тирәсендә, Ирек мәйданында һ.б. урыннарда сафка басарга тиеш.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot