news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның яңа белем бирү проектының лекцияләре 90 процент татар телендә алып барылачак

"Ачык университет" проектының беренче дәресләре урта гасыр тарихы турында булачак, - ди аның кураторы Айрат Фәйзрахманов.

Казанның яңа белем бирү проектының лекцияләре 90 процент татар телендә алып барылачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 гыйнвар, "Тата-информ", Айдар Әхмәдиев). Февральдә эшли башлаячак “Ачык университет” белем бирү проектының лекцияләре 90 процентка татар телендә алып барылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, проектның кураторы Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ”га үзе хәбәр итте.

"Бу проектны без урта гасыр тарихына багышланган "Каһаннан алып Казан ханына кадәр" исемле курс белән башлап җибәрәбез. Киләчәктә безнең заман тарихына да күчәрбез. Лекцияләрнең 90 проценты татар телендә булачак", - диде ул.

Әлеге курс утыз дәрестән тора. Ул 9 февральдән алып ике ай буе дәвам итәчәк. Дәресләрне татар тарихчылары Дамир Исхаков, Фаяз Хуҗин, Аскар Гатин һәм башкалар атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм шимбә - Пушкина урамы, 54 йортта алып барачаклар.

"Киләчәктә этнология, медиа, блоггинг, театр һәм башка темаларга лекторий әзерләргә планнар бар", - ди Айрат Фәйзрахманов.

Курс тулысынча түләүсез. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100