news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Вознесенье бистәсендә чыккан янгында 33 яшьлек ир-ат зыян күргән

Янгын йортка ут төртү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Казанның Вознесенье бистәсендә чыккан янгында 33 яшьлек ир-ат зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Вознесенье бистәсенең 2нче Нокса тыкрыгы урамындагы 6нчы йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 1 майда төнге икеләр тирәсендә килә.

Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән ут белән көрәшүчеләр 33 яшьлек ир-атны ут эченнән алып чыккан. Янгында зыян күргән ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Янгын йортка ут төртү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot