Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Восстание станциясендә җәяүлеләр өчен тоннель ачылды
Хәзер пассажирлар платформага тоннель аша чыга ала
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Восстание станциясендә җәяүлеләр өчен тоннельдә һәм вокзалның аскы өлешендә ремонт эшләре тәмамланды. Хәзер пассажирлар платформага тоннель аша чыга ала. Анда яктырту җайланмалары урнаштырылган, сак оештырылган, билет сату урыннары әзерләнгән.
Поездлар хәрәкәтенең җәйге графигы нигезендә, Казанның Воровский урамындагы Восстание вокзалы аша ерак араларга йөрүче 9 транзит поезды узачак. Алар Ижевски-Мәскәү, Ижевски-Адлер, Красноярски-Мәскәү, Яңа Уренгой-Анапа, Свердловски-Адлер (ел дәвамында), Новосибирски-Адлер, Свердловски-Кисловодски, Түбән Тагил-Новороссийски, Пермь-Новороссийски (җәйге чорда) маршрутларында хезмәт күрсәтә. Әлеге поездлар биредә пассажирларны утырту һәм төшерү белән шөгыльләнмәячәк. Төшү яки утыру якындагы Яшел Үзән һәм Арча станцияләрендә башкарыла. Ә менә шәһәр яны маршрутында хезмәт күрсәтүче 15 электр поезды яңа график буенча Восстание вокзалында тукталыш ясый.
Транзит пассажирлар хәрәкәтен Казан тимер юл узелыннан Юдино-Восстание-Дәрвишләр бистәсе участогына күчерү Казан станциясенең поездлар уздыру мөмкинлеген арттыру өчен кирәк. Транзит хәрәкәтен Казан станциясеннән тулысынча күчереп бетерүне 2012 елга кадәр тәмамларга уйлыйлар.
Горький тимер юлының Казан бүлегеннән хәбәр итүләренчә, якын араларда Восстание станциясендә төзелеп бетмәгән вокзал бинасы каркасын сүтү башлана. Демонтаж эшләре пассажирларга хезмәт күрсәтүгә комачауларга тиеш түгел. Бу территориядә пассажирлар иминлеген тәэмин итү чаралары каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз