news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Вишневский» полиция бүлеге башлыгының элеккеге урынбасары үле килеш табылган

Асланбек Тхостовның үлеменнән соң тикшерү эшләре башланган.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Вишневский» полиция бүлеге башлыгының элеккеге урынбасары Асланбек Тхостов үле килеш табылган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны расладылар.

Асланбек Тхостовны Лаеш районындагы үз йортында үле килеш тапканнар. Элеккеге полицейскийга 39 яшь булган. Моннан бер ел чамасы элек ул пенсиягә чыккан.

Агентлык чыганагы мәгълүматларыннан күренгәнчә, әлеге уңайдан тикшерү эше башланган инде. Аның нәтиҗәләре буенча элеккеге полицейскийның ни сәбәпле үлгәнлеге билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot